Район делегациясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүендә булды.
Әлеге чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин, «Алга» колхозы рәисе Тәлгат Хамматов, авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Нургазиз Кыямов, «Алексеевск» халык предприятиесе җитәкчесе Степан Скворцов, “КШ-Агро” ның «Көньяк Алексеевск» филиалы җитәкчесе Рияз Төхвәтуллин, “Родина” колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов (рәсемдә сулдан уңга) катнашты. Делегацияне район башлыгы Сергей Демидов җитәкләде.