Шушы истәлекле көн уңаеннан муниципалитет башлыгы Владимир Козонков район педагогларына үзенең котлавын юллады.
Анда, атап әйткәндә, болай диелә: “Укытучылар көне – үзенчәлекле бәйрәм. Күп кенә башка һөнәрләр арасында укытучы һәрчак үзенә бертөрле урын алып торды һәм тора. Бу – һәркемнең бәйрәме, шуңа күрә кем генә булмасын – президентмы, диңгезчеме, машина йөртүчеме, табибмы, музыкантмы–барыннан да элек ул кемнең дә булса элеккеге укучысы.
Без кайчандыр барыбыз да беренче тапкыр беренче сыйныфка килдек, һәм безнең киләчәк язмышыбыз күбесенчә безне мәктәп бусагасында кемнең каршылавына бәйле булды. Укытучы, педагог–ул саклаучы, иҗат итүче, булдыручы. Ул безне балачак, яшьлек еллары аша алып бара, һәр көнне күзгә бәрелеп тормаган батырлык эшли–белемен бирә, йөрәгенең һәм күңеленең бер өлешен бала күңеленә сала, тормышта үз юлыбызны табарга булыша. Укытучы булу–һөнәр түгел, ә кешедән гаять нәтиҗәле эшләүне таләп итүче тумыштан килгән сәләт. Укытучы өчен укучыларының уңышларыннан да зуррак бәхет юк. Моның белән ул яши һәм тантана итә.
Сезнең укучыларыгыз һәрчак шатландырсын һәм илһамландырсын! Сезне беркайчан да иҗат итү һәм иҗатка этәрү теләге ташламасын, ә һәр көн укучыларыгызга танып-белү осталыгын китерсен. Укытучы сүзе аша бала күңеленә гүзәллек һәм шәфкатьлелек иңсен.
Бәйрәмегез белән, укытучыларыбыз!”