Район башлыгы Сергей Демидов Алексеевск благочиниесе руханилары белән очрашты.
Очрашу Татарстанның правослау җәмгыятенең IV республика форумына әзерләнү кысаларында узды. Очрашу барышында иске чиркәүләрне саклап калу һәм торгызу, “Алексеевк чаң тавышлары” кыңгырау чыңы фестиваленә әзерләнү һәм мәхәлләнең агымдагы проблемалары турындагы мәсьәләләр тикшерелде.