Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәре буенча

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

 

"Агростартап" программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясалды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 312 млн. сумнан артык.

Конкурска Татарстанның 36 муниципаль районыннан тәкъдим ителгән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгы арасыннан 103 КФХ 2 млн.сумнан алып 4 млн. сумга кадәр грантка ия булды. Иң күп җиңүчеләр Мамадыш (8 фермер), Азнакай һәм Теләче районнарыннан (6 шар фермер).

Грант алучылар нигездә ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарыкчылык, кошчылык, умартачылык, товарлык балыгы җитештерү, шулай ук җиләк-җимеш культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештерү буенча терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачаклар.

 «Соңгы елларда авыл хуҗалыгы  производствосын автоматлаштыру һәм авыр   кул хезмәтен техникага алыштыру хисабына агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләүче авыл халкы саны кими бара. Шул рәвешчә, алга аларны эшкә урнаштыру, эш, керем белән тәэмин итү проблемасы килеп баса,  республикада аны хәл итүгә тулы бер үзара бәйләнгән чаралар комплексы юнәлдерелгән. Яшь фермерларга ярдәм итү программасы авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, авыл халкының үзмәшгульлеген тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең хезмәт активлыгын күтәрүгә, авыл тормыш рәвешен саклауга юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Министрлык яңа эш башлаган фермерлар акчаларының максатчан тотылуын контрольдә тота һәм бирелгән грантларның максатсыз файдаланылуы фактлары ачыкланганда грант куллану һәм (яки) дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү фактларын ачыклаганда кире кайтарылырга тиешлеген искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International