Цифрлы эфир телевизион тапшыруларына күчкәндә граҗданнарның аерым категорияләренә каралган социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат
Социаль якланмаган категорияләрдәге гражданнарга цифрлы эфир телевизион тапшыруларына күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү максатында цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен кирәкле цифрлы телевизион приставка һәм телевизион антенна сатып алу чыгымнарын компенсацияләү каралган.
Компенсация цифрлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә биреләчәк, ләкин ул җиһазларның һәр төре буенча 1000 сумнан артык түгел.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «2019 елда цифрлы телевизион приставка һәм (яки) цифрлы телевидение тапшырулары сигналын кабул итү өчен телевизион антенна сатып алуга чыгымнарын компенсацияләү турында»гы 1999 ел, 13 июль, 574 нче карары кабул ителде:
- кеше башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, балага айлык пособие алучы күп балалы гаиләләр;
- инвалид балалары булган, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, бала өчен айлык пособие алучы гаиләләр;
- 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче, җан башына уртача кереме 20 000 сумнан артмаган пенсионерлар (пенсионерлар);
- җан башына уртача керемнәре 20 000 сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр) .
Компенсацияне билгеләү өчен 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча яшәү урынындагы республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
Шул ук вакытта балага айлык пособие алучы балалы гаиләләр керемнәр турында документлар бирү зарурлыгыннан азат ителә.