Иң яхшы экипаж

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Алексеевск районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Илшат Хәсәнов һәм Алексей Макаров "Иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы" республика конкурсында җиңү яуладылар.

Конкурста җиңүчеләр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә ирешелгән нәтиҗәләр буенча билгеләнә. Юл-патруль хезмәте инспекторлары ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов һәм ТР ЮХИДИ ветераннар советы рәисе Гафуров Иван кулыннан акча сертификатлары,  яхшы һәм намуслы эшләү билгесе - күчмә вымпел алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International