Президент бүләге

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

 


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район хастаханәләренә
70 яңа ашыгыч ярдәм машинасы тапшырды. Шуларның берсе хәзер
алексеевскилылар сәламәтлеге сагында торачак. Алексеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Фәхретдинов сөйләвенчә, машиналар ашыгыч ярдәм машиналары паркын яңарту республика программасы
 кысаларында алынган:

 - Нормативлар буенча ашыгыч ярдәм машинасының хезмәт итү вакыты 5 ел тәшкил итә. Бу яңа автомобиль юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне ташу  вакытында кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Алар инфаркт  яки баш мие инсульты очрагында авыруны кыска вакыт эчендә медицина үзәгенә, мәсәлән, Чистай яки Казан кардиоүзәгенә илтә алалар. Бездә ашыгыч ярдәм сменасында ике фельдшер бригадасы эшли. Ул бригадалар чакыруларга яше биш елдан артмаган төзек машиналарда чыгарга тиешләр.   Автопаркны әкренләп яңарту нәтиҗәсендә бүгенге көндә бүлекчәдә бер машина гына алыштыруга мохтаҗ. Хәер, безнең  Биләрдә дә машинаны алыштырырга кирәк. Паркны яңарту программасы халыкка медицина ярдәмен сыйфатлы һәм тиз күрсәтергә мөмкинлек бирә. Президентыбыз ярдәме белән бу юнәлештә эш алып барыла. Рөстәм Нургали улына һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый бүләк өчен рәхмәт. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International