Гражданнарны кабул итү
1 октябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Абашев Альмир Рәшит улы һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркәева Фәридә Фатыйх кызының катнашуы планлаштырыла.
Әлеге чарада катнашырга теләүче гражданнарга (843) 236-61-64 телефоны аша алдан язылырга кирәк.
Кабул итү Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) узачак.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Алексеевск муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Осянина Лаура Геннадьевна атна саен гражданнарны кабул итә.
Җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсе түбәндәге адрес буенча урнашкан: Алексеевск штб. (Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе бинасы). Кабул итү атна саен сишәмбе көнне сәгать 10 нан 12 гә кадәр.
Белешмәләр өчен телефоннар: 2-42-64, 8-905-313-66-32.