Спорт бәйрәме

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

СПОРТ БӘЙРӘМЕ ШАТЛЫГЫ

«Милләтләр кроссы» нда Алексеевск һәм Биләрдә яшәүче алты йөздән артык кеше катнашты.  Узган шимбәдә Бөтенроссия йөгерү көне үткәрү  кысаларында «Милләтләр кроссы-2019» массакүләм йөгереш узды. 1,5-2 км дистанцияне мәктәп укучылары, шулай ук предприятие һәм оешма хезмәткәрләре йөгереп үтте. Быел кросс район үзәгендә дә, Биләрдә дә узды. Спорт бәйрәменең кунаклары - Чистай районы кешеләре, алар безгә беренче ел гына килмиләр инде. 

Ярыш башланыр алдыннан башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров спорт разрядлары һәм исемнәр алу өчен нормативларны үтәгән спортчыларга таныклыклар тапшырды. Мәсәлән, билбау көрәше буенча
 спорт мастеры исемен Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентлары Алексей Абрамов һәм Тимур Латыйпов алды. Бистәнең беренче
 мәктәбе укучылары Егор Кулемин, Алена Федотова, Данила Зубрилов, Ольга Павлова, Владислав Макарихин билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидатлар булдылар. Казан педагогия көллияте студентлары Вероника Кулемина, Алена Аполлонова һәм Виктория Рузанова да спорт мастерлыгына
 кандидат исемен алдылар. Чаңгы ярышлары буенча I разряд таныклыгы «Алексеевскдорстрой» хезмәткәре Виталий Уфимцевка һәм  Зур Полянка  мәктәбе укучылары Даниил Вечкановка һәм Татьяна Асекретовага тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International