Алексеевск  спортчылары уңышы

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

 

Алексеевск баскетболчы кызлары Татарстан беренчелегендә
икенче урынны алдылар. 2002 елда туган кызларыбыз шәһәрләрдәге яшьтәшләре белән көч сынаштылар. Турнир нәтиҗәләре буенча  «Уникс-Юниор» командасы баскетболчылары гына безнең спортчылардан көчлерәк булып чыкты. Түбән Кама командасы, Казанның Вахитов районы һәм Яр Чаллы шәһәренең спорт мәктәбе командалары артта калды. Лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International