Алексеевск баскетболчы кызлары Татарстан беренчелегендә
икенче урынны алдылар. 2002 елда туган кызларыбыз шәһәрләрдәге яшьтәшләре белән көч сынаштылар. Турнир нәтиҗәләре буенча «Уникс-Юниор» командасы баскетболчылары гына безнең спортчылардан көчлерәк булып чыкты. Түбән Кама командасы, Казанның Вахитов районы һәм Яр Чаллы шәһәренең спорт мәктәбе командалары артта калды. Лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз!