Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: Татарстанда суыклар көтелә. 23
сентябрьдә урыны белән (күбесенчә көнчыгыш районнарда) һавада - 1˚ ка кадәр, туфракта 2˚ ка кадәр салкын көтелә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 23 сентябрьдә көн аязучан болытлы булачак. Вакыты белән яңгыр, урыны белән юеш кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба авышучан җилнең тизлеге секундына - 8-13 метр, урыны белән15-20 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы - 0 +4°, урыны белән һавада -1° ка кадәр, туфракта
-2°кадәр суык. Көндез һаваның максималь температурасы +4..+9˚.