Якшәмбе мәктәбендә уку елы башланды

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Изге Алексий мәхәлләсенең якшәмбе мәктәбендә уку елы
башланды. Якшәмбе көнне гыйбадәт кылганнан соң яңа уку елы башлануга багышланган бәйрәм линейкасы узды. Укучыларга, ата-аналарга
һәм педагогларга котлау сүзе белән Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашов мөрәҗәгать итте. Линейкадан соң мәктәп укучылары өч командага бүленделәр
һәм гыйбадәтханә территориясе буенча мавыктыргыч квестта катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International