Алексеевскида 200 дән артык кеше ГТО нормативлары тапшырды
Беренче мәктәп стадионында предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасында ГТО комплексы нормаларын тапшыруның икенче өлеше узды. Үзәк район хастаханәсе, мәгариф бүлеге, хәрби комиссариат, «Алексеевск керамикасы», коммуналь хезмәтләр һәм башка предприятиеләр хезмәткәрләре озын һәм кыска дистанциягә йөгерделәр, граната ыргыттылар.