Алексеевскида «Автобабай-2019» билгеле булды. Конкурста Александр
Иванович Лохин җиңеп чыкты. Ул ике сынауда иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. ДОСААФның уку сыйныфында конкурста катнашучыларга хаталарсыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшырырга, ә автодромда «параллель парковка», «Гараж» һәм «Змейка» күнегүләрен башкарырга кирәк иде. Хәзер Александр Лохин Казанга юл тотачак, анда конкурс финалында Алексеевск районы данын яклаячак.