Котыру авыруы - үзәк нерв системасыныж авыр зарарлануы белән характерлана торган йогышлы авыру. Авыру китереп чыгаручы вирус. Котыру авыруын барлык йорт һәм кыргый хайваннар йоктырырга мөмкин, бу авыру белән кеше дә авырый. Абсолют үлем булу һәм тормыш күрсәткечләре буенча дәвалау-профилактик прививкаларның киеренке курсын уздыру зарурлыгы уңаеннан котыру авыруы сәламәтлек саклау һәм ветеринария өчен проблема булып кала. Хайваннар һәм кешеләрнең сәламәтлеген әлеге авырудан саклау проблемасы халык хуҗалыгы һәм социаль әһәмияткә ия. Төлкеләр, бүреләр, эт һәм мәчеләр котыру авыруы вирусына аеруча бирешүчән. Авыру хайван организмыннан котыру вирусы, нигездә, селәгәй белән аерылып чыга. Котырган хайваннар тешләгәндә селәгәй ярага эләгә, яралар тирәнәйгән саен тизрәк зарарлана. Этләрнең селәгәе авыруның клиник билгеләре пәйда булганчы
10 көн эчендә котыру чире вирусын йөртүен истә тотарга кирәк, шуңа күрә карап торышка сәламәт этнең тешләве дә чирне йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә эт кешене тешләгәндә ул 10 көн дәвамында ветеринария табибы күзәтүе астында булырга тиеш. Котыру авыруының клиник билгеләре күренсен дисәң, вирусны үстерү өчен билгеле бер вакыт кирәк. Котыру авыруы өчен инкубация чорының дәвамлылыгы төрлечә – 10 көннән алып 14 көнгә һәм өч айга кадәр була. Барлык төр хайваннарда котыру авыруы өчен клиник картина, гомумән алганда, охшаш. Этләрдә ике - котырынкы һәм тыныч яки паралитик форма аеруча еш очрый. Котырынкы форма авыруның берсеннән икенчесенә күчүче өч стадиясе булу белән характерлана. Башта этнең үз-үзен тотышында үзгәрешләр күзәтелә: ул ярсучанга әйләнә, еш кына караңгы почмакларга поса, хуҗасының чакыруына теләр-теләмәс кенә килә яки киресенчә: сикерә, назлана, хуҗасының битен яларга тырыша. Бу чорда селәгәйдә инде котыру авыруы вирусы була, һәм аның белән аралашу авыру йоктыруга китерергә мөмкин. Котыру авыруы белән авыручы этләрнең өеннән качу омтылышы күзәтелә, алар юлда очраган хайваннарга һөҗүм итеп, сәламәт хайваннар белән сугышырга керешәләр. Еш кына йоту кыенлаша, этнең, әйтерсең лә,тамагына сөяк кадалган кебек була. Селәгәй бүленеп чыгу көчәя. Паралич суга, тавышы карлыга. Йоткылыкны паралич сугу нәтиҗәсендә йоту тагын да авырлаша. Аннары арт аякларын паралич суга. Эт югарыга менә алмый. Ябыккан һәм хәлсезләнгән хайван 5-8 нче көндә җан тәслим кыла.
Котыру авыруы белән авыручы песиләрдә агрессивлык аеруча көчле була: алар кешеләргә ташланалар, тырныйлар һәм битне тешлиләр, бу бигрәк тә куркыныч. Авыруның озынлыгы - 3-4 көн.
Авыруны төп таратучылар этләр булганлыктан,котыру авыруына каршы көрәш чаралары әлеге хайваннарда йогышлы авыру башлануның таралу мөмкинлеген булдырмауга юнәлдерелергә тиеш. Бу максатларда дөрес асрарга, сукбай этләрне тотып юк итәргә, шулай ук эт һәм песиләргә, һичшиксез, котыру авыруына каршы прививка ясарга кирәк.