Аграрийлар район башлыгы Сергей Демидовка яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән икмәк бүләк иттеләр.
Шушы символик акция белән уракка йомгак ясалды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Мусин 2019 елгы урып-җыю кампаниясенең тәмамлануы турында хәбәр итте. «Родина» колхозы рәисе Илгизәр Әхмәтов хуҗалык нәтиҗәләре турында сөйләде. Сергей Анатольевич игенчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, хуҗалык җитәкчеләре белән агымдагы мәсьәләләр һәм киләчәккә планнар турында фикер алышты.