Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында"гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2009 ел, 604 нче карары нигезендә, җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында карар кабул ителде.
Әгәр сез «социаль юл йөрү билетыннан» файдаланасыз яисә файдаланырга планлаштырасыз икән, «электрон бердәм исемле социаль юл йөрү билеты» (транспорт картасы) алу өчен сезгә 1 ноябрьдән соң «Республика матди ярдәм үзәге" дәүләт казна учреждениесе (РМЯҮ) бүлекчәсенә (компенсацион түләүләр) мөрәҗәгать итәргә кирәк, үзең белән паспортың булу шарт.
РМЯҮ бүлегенең эш режимы:
Дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга - иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр, чәршәмбе - 8 дән 12 гә кадәр. Төшке ашка тәнәфес - 12 дән 1 гә кадәр.
Социаль яклау органнары