9 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр иртәнге 8 дән кичке 5 нче яртыга кадәр (шимбә һәм якшәмбедән тыш) Алексеевск үзәк район хастаханәсендә диспансерлаштыру программасы кысаларында хатын-кызлар өчен маммография үткәреләчәк.
Диспансерлаштырылырга тиешле 1979, 1977, 1975, 1973, 1971, 1969, 1967, 1965, 1963, 1961, 1959, 1957, 1953, 1951, 1949, 1947 елгы һәм тикшерү узарга теләүче барлык хатын-кызлар маммография узу өчен чакырылалар.
Тикшеренү бушлай үткәрелә. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш. Белешмәләр 2-38-45, 2-42-96.телефоннары буенча.
Исегездә тотыгыз, маммография хатын-кызларда яман шеш авыруларын иртә стадиядә ачыкларга, димәк, вакытында адекват дәвалау үткәрергә һәм тормышны яхшыртырга мөмкинлек бирә торган мөһим тикшеренүләрнең берсе булып тора.