Игелекле автобус

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Август аенда «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында Алексеевск районындагы комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә «LADA Largus " җиңел автомобиле ачкычлары тапшырылды

Бу автомобиль мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне ташу өчен билгеләнгән.

Транспорт чарасы районның ерактагы торак пунктларыннан 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә һәм инвалидларга аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен Алексеевск үзәк район хастаханәсенә диспансеризация һәм скрининг уздыру өчен файдаланылачак.

Авыл җирлегендә яшәүче 65  яшьтән өлкәнрәк кешеләрне алып килү хезмәте 2 сентябрьдән эшли башлады. Бүгенге көндә диспансеризацияне районыбызның 36 өлкән кешесе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International