Биләр яшьармиячеләре ТР эзләү отрядларының XIX фестивалендә иң яхшылар булдылар

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

 

 

Әлеге чара нәтиҗәләре буенча «Яшьармияче» эзтабарлар отряды күчмә фестиваль кубогына ия булды.

Фестиваль " Акчарлак» балалар лагере базасында узды. Егетләребез һәм кызларыбыз зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү, хәрби әзерлек, тарихны белү, АК-74 не сүтү һәм җыю, эзләү полосасын ътеп чыгу буенча ярышларда югары нәтиҗәләр, шулай ук слетның иҗади өлешендә үзләренең талантларын күрсәттеләр.

Фестиваль кунаклары арасында Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев та бар иде, ул "Яшьармияче"  эзтабарлар отряды әгъзасы Александр Обрезковка бүләк тапшырды. "Татарстан Республикасының эзтабарлар хәрәкәтендә аерылып торган өчен» медале яшь биләрлегә тарихи истәлекне саклауга юнәлдерелгән эзләү экспедицияләрендә һәм чараларында актив катнашканы өчен тапшырылды.

- Минем өчен һәр бүләк - ниндидер өлкәдә аерылып торуымның дәлиле ул, - ди Александр. -  Бу дулкынлану һәм шатлык, шулай ук  тырышлыгым һәм җитәкчеләрнең хезмәтләре  юкка булмавын  аңлау. Минем өчен эзләү юнәлешен ачкан Андрей Анатольевич Чугуровка зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International