31 августта, Ветеринария хезмәткәрләре көнендә, Казанда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тармак хезмәткәрләрен тантаналы кабул итте. Тантаналы чара кысаларында алексеевскилылар да бүләкләнде.
Районның ветеринария берләшмәсе башлыгы Харис Хәйбуллин ТР муниципаль берәмлекләре Советының Мактау грамотасына лаек булды. Баш ветеринария табибы-эпизоотолог Айрат Миндубаев "Иң яхшы ветеринария табиб -эпизоотологы"номинациясендә призер булды.
Ветеринария табиблары үзләренең көндәлек хезмәтләре белән хайваннарның сәламәтлеген саклауны тәэмин итәләр һәм кеше сәламәтлеге сагында торалар, аны куркыныч авырулардан коймалар белән әйләндереп алалар, терлек продукциясе сыйфатын, аларны эшкәртү һәм саклау кагыйдәләрен тикшереп торалар. «Алексеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ветеринария хезмәтендә заманча шартларда эшли белүче, яңа һәм прогрессив эш эзләү юлы белән баручы кешеләр хезмәт куя. Якташларыбызны котлыйбыз!