2019 елның 16 августыннан башлап республикада яшәүчеләр 2018 ел өчен транспорт, җир һәм милек салымын түләүгә почта аша салым белдерүләре ала башладылар. Салымнарны быел 2 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.
Гражданнар алган конвертларның эчләрендәге язулар үзгәрде – быел конвертка аерым түләү документлары (квитанцияләре) салынмады. Шуның белән бергә, салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен, бюджет системасына салымнар күчерү өчен, УИН (исәпләүләрнең уникаль идентификаторы) реквизитлары салым белдерү кәгазьләрендә күрсәтелгән, шулай ук салымнарны һәр исәпләгәннән соң урнаштырылган Qr-кодка һәм штрих-кодка кертелгән.
Кәгазь салым белдерү кәгезен алганда исәпләнгән салымнарны теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында, УИН номерын кертеп, «Салымнар, физик затларның иминият кертемнәрен түләү» сервисы ярдәмендә,;
- банк бүлекләрендә һәм почта бүлекчәләрендә;
- Qr-кодны яки салым белдерү кәгазендә күрсәтелгән штрих-кодны сканерлап яки УИН кертеп, банк түләү терминаллары яки банкларның мобиль кушымталары аша,;
- федераль һәм төбәк дәүләт хезмәтләре порталы һәм «Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте» терминаллары ярдәмендә, УИН номерын кертеп.
Салым түләүченең шәхси кабинеты кулланучылары, салымнарны «Оплатить»төймәсеннән файдаланып, онлайн режимда түләү мөмкинлегенә ия.