11-25 сентябрьдә ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.
Акция гражданнарны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан вакытында сыйфатлы һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан оештырылды.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8-800-555-49-43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин булачак. Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре (843) 273-34-85 телефоны буенча иртәнге 10 нан кичке 4 кә кадәр җавап бирәчәк.