18 сентябрь - Алексеевск районында  Донор көне

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

18 сентябрьдә "Донор көне” узачак. Бу көнне Республика кан салу станциясе белгечләре район үзәгендә кан әзерләү мобиль комплексын җәелдерәчәк.

Комплекс иртәнге 9 дан  Алексеевск   үзәк  район хастаханәсе ишеге янында эшләячәк. 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге кешеләр донор була ала. Донорларга кан бирү алдыннан ачы, тозлы, майлы һәм югары калорияле ризыклардан тыелып торырга, шулай ук алкогольнең бер генә төрен дә   кулланмаска киңәш ителә. РФ Хезмәт кодексының 186 нчы  маддәсе нигезендә донорларга бер көн ял, тукланырга 400-450 мл кан тапшырган  өчен якынча 700 сум акча түләнәчәк. Үзең белән паспортың булу шарт.

- Безнең тормышта кан бирүдән дә  намуслырак эш юк, - ди Алексеевск үзәк  район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Айдар Галиев. - Кан бирүче донор, канының кемгә ярдәм итәчәген уйлап та тормыйча, гражданлык бурычын үти. Кешеләргә тормыш бүләк итү - бәһасез. Донорлыкны үстерүдә һәм тормышны саклап калуда уртак тырышлык тормышыбызны баетыр, битараф булмаган кешеләр өчен үрнәк булыр, дип ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International