Караваево авылында өченче Спас

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Узган август ае Коткаручы Гайсә Мәсих хөрмәтенә православие бәйрәмнәренә бай булды: Коткаручы Гайсә Мәсих: Бал Спасы, Алма Спасы, Өченче Спас - коткаручы образын Константинопольгә күчерү бәйрәмнәре, аларны

халыкта икмәк, чикләвек, полотня дип атыйлар.

Мисалга, 29 август көнне матур һәм тату Караваево авылында

"Өченче Спас» -  авылның престол бәйрәмнәрен зурлап бәйрәм иттеләр, чөнки җирле чиркәү

коткаручы образының исемен йөртә.

Чиркәүдә гыйбадәт кылганнан соң кешеләр

чиркәү янындагы матур итеп бизәлгән мәйданга юнәлде, анда инде

бал ярминкәсе, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре,  пироглар һәм төрле камыр ризыклары, яшелчә һәм җиләк-җимештән, чәчәкләрдән ясалган эшләнмәләр оештырылган иде.

Массакүләм күңел ачу бәйрәме кыңгырау чыңы һәм «Спаска  мәдхия җырлау"  белән ачылды, аны Алексеевск көллияте укучысы  Владимир Игнатьев башкарды.

Ялкын авыл мәдәният йортының "Рябинушка"  ансамбле  башкаруында « Ипи-тоз» җыры җирлегендә

сәхнәгә бик  матур рус халык киемнәре кигән кызлар икмәк, бал, алма белән чыгып,

авыл халкын һәм кунакларны яңа уңыш нигъмәтләре белән сыйладылар.

Авыл җирлеге башлыгы Ирина Гущина якташларын «Өченче Спас» белән котлады. Ул район хакимиятенә,  Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның хәйрия фондына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Православие мәдәниятен үстерүгә һәм гореф-гадәтләрне саклауга керткән өлеше өчен Павел атакай Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шулай ук Гущина Ирина Владимировна 50 ел һәм аннан да күбрәк тату гомер иткән авылның гаилә парлары Караваевлар, Михайловлар, Хапаевлар, Штыковлар, Козловларны, районның мактаулы гражданы һәм хезмәт ветераны Игнатьев Дмитрий Прокопьевичны бәйрәм белән котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмне бик матур һәм бай эчтәлекле иткән чарада катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтте, аларга да шулай ук

дипломнар, грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. «Өченче Спас " бәйрәме вакыт узу белән  авылда матур традициягә әйләнер, дигән ышаныч белдерде.

Чиркәү мәхәллә кешеләрен һәм авылның бөтен халкын бәйрәм белән Павел атакай котлады, ул барысына да сәламәтлек, тынычлык, шатлык һәм игелек теләде. Бәйрәм мәдәни-күңел ачу программасында үзенең дәвамын тапты, дип  билгеләп үтте.

 Спас чиркәвен торгызудагы хезмәтләре өчен Галина Свилинага һәм Любовь Мортазинага рәхмәт әйтте

Һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәдәни-күңел ачу программасында Ялкын,  Ромодан, Левашево , Войкино, Масловка,  Караваево авыллары клублары һәм мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары, балалар иҗаты үзәге, Әлки районының Демидово авыл клубы һәм  Лаеш районының кайбер башкаручылары актив катнаштылар, бәйрәм кунакларын һәм дусларын үзләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр, аларга яхшы кәеф һәм бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк иттеләр.

Иң кечкенә Караваево артистлары  Иштуганова Виталина, Каранаева Софья, Наместникова Юлия, Козлова Полинаның чыгышлары аеруча ошады, алар бал, бал корты, алмагач һәм ипи турында шигырьләр сөйләделәр.

 

Тамашачылар Маргарита Каранаеваны алкышларга күмделәр, ул Изге Рух сурәтен  ясарга омтылган рәссам турында бик оста итеп шигырь укыды...

 “Кем кемне уздырып бии” биючеләр,“Кем кемне уздырып җырлый” такмакчылар конкурсында катнашып,  Любовь Зубкова һәм Галина Егорова тамашачылар мәхәббәте призларын   яуладылар.

Авыл халкы һәм бәйрәм кунаклары сынамышлар, гореф-гадәтләр белән таныштылар, православие мәдәнияте һәм халык ышанулары берләшкән

өч август Спасы йолалары белән таныштылар.

Чарада катнашучыларның барысын да оста хуҗабикәләр тәмле ризыклар: пироглар, алма компотлары, җирле генә түгел, ә Ромодан һәм Демидов атаклы умартачылары да шифалы һәм тәмле бал белән  сыйладылар,

Гамәли сәнгать осталары үз иҗатлары белән шаккатырдылар, балалар һәм

өлкәннәр сынамышлар белән бәйле табышмаклар чиштеләр,

икмәк спасы уеннары: "Күңелле пешекчеләр»," Алма белән сыйлау, "Йөзә торган алма"»,"Уңыш җый»,"Капчык киеп йөгерү» уеннарында

катнаштылар.

 Любовь Мортазина иганәчеләргә Рәхмәт хатлары, Караваево чиркәвен торгызуда актив катнашкан авыл кешеләренә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары  тапшырды.

  Алып баручылар Гайванюк Виктория һәм Наместникова Ольга

массакүләм күңел ачу чарасына яхшы тон бирделәр.

Бәйрәм "Икмәк Спасы" җыры астында әйлән-бәйлән һәм

тынычлык, бәхет, шатлык һәм игелеклелек символы булган күккә төрле төстәге шарлар очыру, шулай ук бәйрәм кунакларын һәм дусларын мул итеп сыйлау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International