Игътибар: мошенниклар пенсионерларны Пенсия фонды исеменнән алдауның яңа ысулын тапканнар

10 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

 

Татарстан Республикасы Алексеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтә,

 нинди дә булса хроник авырулы  пенсионерлар  аның  корбаны булырга мөмкин.

Бик тә Россия Пенсия фондының рәсми сайтын хәтерләтүче ялган  сайтта  буыннарны дәвалау өчен дару препараты турында  реклама мәгълүматы урнаштырылган.

Мошенниклар,  республикабыз гражданнарын алдап, Дәүләт Думасы мондый препаратны түләүсез бирү турында закон кабул итте, дип язалар.

 

"19.08.2019 елда  өченче укылышта  Пенсия фондын

буыннарны дәвалау өчен ташламалы  препаратны таратуга   квота бирергә мәҗбүр итүче закон кабул ителде. Әлеге карарның инициаторы - Казан шәһәре Пенсия фонды идарәсе башлыгы Стриженова

Галина Алексеевна. Аның фикере буенча, безнең ил пенсионерлары өчен нәтиҗәле дару препаратларының кыйммәт булуына хакимиятләр  күптәннән игътибар итәргә тиешләр инде.

"Пенсия фонды бүлеге игътибарны  Казан шәһәре буенча  Россия Пенсия фонды идарәсе начальнигының фамилиясе, башка мәгълүматлар кебек үк, уйлап чыгарылган булуына  юнәлтә.

- Россия Пенсия фонды белгечләре беркайчан да бернинди товарлар да  тәкъдим итмиләр һәм рекламаламыйлар, - дип билгеләп үтте ТР буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин .

Татарстанлыларның уяу булуларын һәм алдакчыларның ятьмәләренә эләкмәүләрен сорыйбыз!

Исегезгә төшерәбез, Россия Пенсия фонды бүлекчәсе һәм аның территориаль органнары хезмәткәрләре өйдә нинди дә булса документларны рәсмиләштерергә тәкъдим итеп

йортлар буенча йөрмиләр,  чагыштырып карау өчен СНИЛС номерларын, паспорт мәгълүматларын һәм башка шәхси белешмәләрне сорамыйлар.

Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында Россия Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәтләрендә  һәм махсус «мобиль клиент хезмәте» автомобиленең күчмә кабул итүләрендә башкарыла.

Барлык хезмәткәрләрнең

Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар, һәм аны гражданин таләп итүгә үк  күрсәтергә тиешләр.

Шулай ук пенсия хезмәтләрен Пенсия фонды сайты (www.pfrf.ru)  һәм  гражданинның Шәхси кабинеты (es.pfrf.ru) ярдәмендә дә алырга

яки  белгечкә

үзеңне кызыксындырган сорауны бирергә һәм Пенсия фонды хезмәтеннән өйдән чыкмыйча файдаланырга (онлайн) мөмкин.

Порталга керү өчен гражданнарга үз хисап язмаларын бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү  системасында (ЕСИА) файдаланырга  кирәк.

Моннан тыш, республикада  27-9-27-27 номеры буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр иртәнге  9 дан кичке 6 га кадәр,  җомга көнне 9 дан 5 туларга  15 минутка кадәр,   төшке аш вакыты 12 дән 1 туларга 15 минутка кадәр,  ял һәм бәйрәм   көннәреннән тыш дистанцион хезмәттәшлек итүнең  контакт-үзәге эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования