Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авыл яшьләре» җәйге авыл спорт уеннарына чакыра

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

10 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә

Татарстанның Актаныш районында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Татарстан Республикасының «Авыл яшьләре» җәйге авыл спорт уеннарының ХІ финал ярышлары узачак.

Авыл спорт уеннары авыл халкының сәламәтлеген  ныгыту, физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнү, авылда спортның иң популяр төрләрен үстерү  һәм авыл халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен гамәлгә кертү максатыннан үткәрелә.  Ярышларда катнашучылар өчен  мәҗбүри таләп -

авыл җирлегендә яшәү.         

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республикада милли уеннар киң

 колач алды. Алар беренче тапкыр 1998 елда Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелде, ул вакытта аларда нибары 28 район катнашты. 2011 елдан башлап,

ярышларда республиканың барлык 43 районы да катнаша. Ике елга бер тапкыр үткәрелә торган уеннарны Буа, Чистай, Алабуга, ике тапкыр Минзәлә, Зәй һәм Мамадыш үзендә кабул итәргә өлгерде инде.

Быел ярышларны үзендә Актаныш авылы кабул итә. Финал

ярышлары «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы кысаларында аркан тартышу, мас-рестлинг, милли көрәш, җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы,  

 шашка, шахмат, бадминтон һәм мини-лапта буенча узачак. Әлбәттә инде,

сыер савучылар һәм механизаторлар ярышлары чараның йөзек кашы булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл халкын актив катнашырга, ә авылның яшәү рәвешенә битараф булмаган бөтен кешене   ярышта катнашучыларга уңыш теләп торырга  чакыра.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International