Марат Әхмәтов: республикада мәйданнарның  90 проценты җыеп алынды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда агымдагы урып-җыю кампаниясе барышы турында  бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары -

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада мәйданнарның 90% ы җыеп алынган. 150 мең гектардан кимрәк уңыш җыясы калган. Барлыгы 3,8 млн. тонна яңа уңыш ашлыгы җыеп алынган. Уңышлылык гектардан 30 центнердан артык тәшкил итә. Урып-җыюны Зәй (152 мең тонна), Нурлат (104 мең тонна), Апас (84 мең тонна) һәм Кайбыч (55 мең тонна) муниципаль районнары төгәлләде.

 

Аннары министр 8 айда  терлекчелек тармагында җитештерү өлкәсендәге күрсәткечләр турында сөйләде. 915 мең тоннадан артык сөт савылган, үсеш

4% тәшкил итә. 266 мең тонна ит җитештерелгән (узган елгыдан 5,5 мең тоннага күбрәк. Эре дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләре  җитештерүне арттыралар. 807 млн. йомырка алынган, бу -

узган ел белән чагыштырганда 9% ка күбрәк. Мөгезле эре терлек саны

721,5 мең  баш исәпләнә, шуның 242,5 меңе сыерлар.

8 айда авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата кереме 60 млрд. сумга җитә,

шуның 46 млрд. сумы – терлекчелектән алынган (16% ка арткан).

Үсеш нигездә сөт тармагында тәэмин ителгән.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, сөт терлекчелеге күләмле модернизацияләү кичерә, яңа югары технологияле  комплекслар  төзелә.

  • Соңгы өч елда 28 мең савым сыерына исәпләнгән 26 заманча сөт комплексы файдалануга тапшырылды, - диде министр.

Яңаларын төзү белән беррәттән, булган сыер абзарларын модернизацияләү эшләре дә алып барыла. 2016 елдан бирле 141 мең сыерга исәпләнгән 900   абзар капиталь ремонтланды,  368 силос-сенаж траншеясы төзелде. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2019-2020 елларга эре сөт комплекслары  төзүнең перспективалы планы эшләнде.

Министр билгеләп үткәнчә, 400 башка кадәр сыер сыйдырышлы сөт фермалары төзүнең 30% ын кире  кайтару буенча яңа республика программасына республиканың күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре актив  кушылды. Якындагы ике ел дәвамында 17 мең сыерга  исәпләнгән 24 сөт комплексын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шулардан  6,5  мең терлек сыйдырышлы 16 объектны файдалануга  тапшыру   бу елда ук гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International