Юеш Көрнәледә  авыл мәдәният йорты ачылды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Юеш Көрнәледә капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды. Район башлыгы Сергей Демидов авыл халкын яңартылган мәдәни тормыш үзәге ачылу белән котлады. Сергей Анатольевич республика җитәкчелегенә, Президент Рөстәм Миңнехановка авыл мәдәният йортларын төзү һәм ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Ачылу тантанасында "Родина" колхозы рәисе Илгизәр Әхмәтов, ремонт ясаган оешма җитәкчесе Марат Вәлиев, Бутлеровка авыл җирлеге башлыгы Фирдәүс Хәйретдинова катнашты. Кызыл тасма белән бизәлгән тантанадан соң авыл мәдәният йортында беренче үзешчән сәнгать концерты узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International