2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Сезне иртәнге 7 дән кичке 8 гә кадәр узачак тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Моның өчен сезгә сайлау участогына Россия Федерациясе гражданы паспорты яки аны алмаштыручы документ белән килергә кирәк. Әгәр сәламәтлек торышы яисә башка җитди сәбәп тавыш бирү көнендә сайлау участогына килергә мөмкинлек бирмәсә, Сезгә уңайлы ысул белән сайларга мөймкинлек бирсеннәр өчен сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итегез. Гаризаны язма формада яки телдән 2019 елның 29 августыннан 7 сентябренә кадәр (көндезге 2 гә кадәр) телефон аша бирергә мөмкин. Сайлаучылар исемлегенә керүегезне ачыклау өчен 2019 елның 29 августыннан 7 сентябренә кадәр прописка урыны буенча сайлау участогына эш көннәрендә иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 8 дән көндезге 1 гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында "Үзеңне сайлаучылар исемлегендә тап» сервисыннан да файдаланырга була.