Чиста сайлаулар өчен

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

 

"Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының ситуацион үзәге 8 сентябрьдә хокук бозулар турындагы мәгълүматны тикшерәчәк

Бүген Казанда «Чиста сайлаулар өчен» корпусының ситуацион үзәге эшли башлады. Үзәк VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларның, шулай ук тавыш бирүгә кадәр калган көннәрдә сайлау процессының мәгълүмат мониторингын гамәлгә ашырачак. Ситуацион үзәкнең бурычы - тавыш бирү барышында мөмкин булган хокук бозулар турындагы белешмәләргә хокукый бәя бирү. Үзәктә 25-30 лап белгеч эшләячәк, алар арасында электрон хокук буенча турыдан-туры махсуслашкан юристлар, юридик компанияләр милекчеләре һәм җитәкчеләре, юридик фәннәр кандидатлары бар. - Ситуацион үзәк мөмкин булган барлык чыганаклардан – участокларда эшләүче җәмәгать күзәтүчеләреннән, НОМ24 бәйсез иҗтимагый мониторинг интернет-порталыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан, социаль челтәрләрдән, телеграмм-каналлардан һәм мессенджерлардан кергән сайлаулар турында мәгълүматның «аккумуляторы» ролен уйный, - ди «Чиста сайлаулар өчен» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк координаторы Павел Соломонов. - Моннан тыш, без партия һәм кандидатлар вәкилләреннән һәм күзәтүчеләреннән кергән мәгълүматны тикшерәчәкбез. Мәгълүмат барлык районнардан да җыелачак.

Безнең бурыч - кергән хәбәрләргә тиешле хокукый бәя бирү, аларны дөреслеген тикшерү, хокук бозулар һәм провокацияләр турындагы мәгълүматларны раслаган очракта аларны бетерү өчен кирәкле чаралар күрү. Сайлаучылар өчен ситуацион үзәк " кайнар линия» ача. Үзәкнең һәр хезмәткәренә 50 гә якын сайлау участогы беркетеләчәк. Бүгенге көннән башлап ситуацион үзәк белгечләре җәмәгать күзәтүчеләре белән тыгыз элемтәдә эшли башлый. - Хәзер без «беренче номерлы әзерлек» режимында торабыз, – ди корпус лекторы Тимур Какохо. – Инде Күзәтүчеләр инструктажы бара, аларның фото һәм видеоматериаллар белән эшләргә , мессенджерларда аралашырга әзерлеге тикшерелә һ. б. лар. «Чиста сайлаулар өчен» корпусы һәм ТР Җәмәгать палатасы Татарстанның барлык 2811 сайлау участогына бәйсез күзәтүчеләр җибәрергә планлаштыра. Алар барысы да өйрәтелделәр; «Чиста сайлаулар өчен» корпусы юристларының семинарлары һәм лекцияләре республиканың барлык зур шәһәрләрендә узды.

 - Җәмәгать күзәтүчеләренә ярдәмгә шулай ук «Күзәтүче белешмәсе» корпусы экспертлары тарафыннан әзерләнгән "белешмәлек" җибәреләчәк, анда бәйсез күзәтүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары җентекләп тасвирланган, шулай ук мөмкин булган провокацияләргә һәм штаттан тыш хәлләргә ничек җавап бирергә кирәклеге турында күрсәтмәләр бирелгән, - дип аңлата Какохо.  Татарстанда ситуацион үзәкне булдыру инициаторлары - «Чиста сайлаулар өчен» корпусының төбәк бүлеге вәкилләре. Аны оештырганда федераль ситуацион үзәкнең һәм барлык дәрәҗәдәге сайлауларны үткәрү вакытында эшләгән төбәк үзәкләренең эш тәҗрибәсе исәпкә алынды.

Татарстанда «Чиста сайлаулар өчен» корпусының ситуацион үзәге шул исәптән 2018 елның мартында РФ Президентын сайлау вакытында да эшләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International