Алексеевск районыннан депутатлыкка кандидатларга яшь якташларының тавышлары кирәк

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасының яшьләр парламентына онлайн-тавыш бирү бара.

Алексеевск районыннан ике кандидат – икенче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Скалова Вероника Николаевна (№273) https://molparlament.tatar/candidate/273) һәм «Импульс» яшүсмерләр клубы хезмәткәре Шибалова Маргарита Сергеевна (№90 https://molparlament.tatar/candidate/90)  тәкъдим ителде. Яшь парламентарийларга кандидатларны https://open.tatarstan.ru/polls/сайтында тавыш биреп   якларга була.

Тавыш бирү шартлары буенча моны 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге республика халкы гына эшли ала.

Сайлау алды кампаниясе барганда  Алексеевск районыннан кандидатлар дебатларда актив катнашалар. Мисалга, алексеевскилылар 26 августта Буада һәм 2 сентябрьдә Чистайда чыгыш ясадылар. Дискуссия мәйданчыклары кысаларында яшьләрне борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Шулай ук Вероника һәм Маргарита экспертларның һәм башка районнардагы коллегаларының сорауларына җавап бирделәр.

Чистайда узган дебатларның видеоларын "Заря" район газетасы сайтында карарга була"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International