Безнең ишегалды " проекты»:
приоритетта - алексеевскилыларның теләкләре
"Безнең ишегалды" проекты кысаларында алексеевскилылар йорт яны территорияләренең тулы карталарын төзиләр.
Проект ишегалларын төзекләндерү программасын анда яшәүчеләрнең барлык теләкләрен һәм инициативаларын исәпкә алып эшләргә мөмкинлек бирә. Мондый очрашулар район авылларында узды. Без бу хакта элегрәк язган идек инде. Ә бу атнада район үзәгендә дә Совет, Есенин, Набережная һәм Павелкин урамнарындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән берьюлы дүрт очрашу булды.
Очрашуларда муниципалитет башлыгы Сергей Демидов, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиев һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хокук бүлеге башлыгы Александр Чубаров катнашты.
Гадәттәгечә халыкның беренче чираттагы тәкъдиме - яңа балалар мәйданчыгы. Таган, таучык һәм карусельләрнең урнашу урыны турында фикер алышу актив дискуссия рәвешендә барды. Иң мөһиме, барлык теләкләрне исәпкә алу. Өлкән буын ял итү өчен яңа эскәмияләр урнаштырырга кирәклеген күрсәтә, шулай ук ишегалларын яшелләндерү зарурлыгы да бар. Шулай ук күп фвтирлы йортлар халкына автотранспортның уңайлы туктау урыннары да кирәк. Асфальт түшәлгән тротуар да, өстәмә фонарьлар да кирәк. Алексеевскилыларның барлык теләкләре һәм наказлары эшкә кабул ителде. Ә йорт яны территорияләренең макетлары күп фатирлы йортларның территорияләрен проектлаштыруда нигез булачак.
2013 елдан бирле республикабыз ишегалларын төзекләндерүдә бай тәҗрибә туплады. Ел саен Татарстанның дистәләгән шәһәре һәм шәһәр тибындагы бистәсе тәртипкә китерелә. Соңгы 5 елда республикада 1704 йорт ремонтланган. Ләкин алар күпме генә колачланмасын, барлык ишегалларын да кыска вакыт эчендә тәртипкә китереп булмаячак. Моның өчен вакыт кирәк. Әмма «Безнең ишегалды» проекты үз эшен дәвам иттерә. Төзекләндерү эшләре бик зур күләмдә алып барыла.
***
Халык белән мондый очрашулар проектның регламенты белән генә чикләнми. Халык ишегалды картасын гына төзеп калмый: мондый очрашуларның мөһим бурычы - халык белән җирле хакимият арасында диалог. Алексеевскилылар район башлыгы Сергей Демидовка сораулар, тәкъдимнәр, теләкләр, наказлар белән формаль булмаган шартларда мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше ишетелде. Барлык тәкъдимнәр дә эшкә алынды. Халыкны борчыган сораулар буенча аңлатмалар шунда ук, урында ук бирелә. Бу исә булган бурычларны кыска вакыт эчендә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Чөнки төп һәм иң мөһим максат - гражданнарның иминлеге.