Иртәгә амбарларда 3 млн. тонна яңа уңыш ашлыгы булачак

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында бүгенге көнгә мәйданнарның 65% ы   - 930 мең га җыеп алынган.  Уңышлылык  гектардан 30,4 ц тәшкил итә. Иртәгә амбарларда 3 млн. тонна яңа уңыш ашлыгы булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган  киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов  хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, урып-җыюның иң югары темпларын Нурлат, Ютазы, Әлки һәм Апас районнары күрсәтә. Тулай җыем буенча Актаныш (119 мең тонна), Зәй (117 мең тонна), Азнакай (112 мең тонна) һәм Буа (104 мең тонна) районнары алда бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, начар һава шартлары урып-җыю эшләрен тоткарлый, бу, үз чиратында, уңышны югалтуга китерә. Мәсәлән, август башында арпаның уңышлылыгы гектардан  36 ц булган, ә бүгенге көнгә ул гектарыннан 27 центнерга кадәр кимегән.

- Әлегә безнең  500 мең гектарга якын бөртекле культуралар урылмаган килеш тора. Урып-җыю сыйфатын тиешле контрольдә тотмаган урыннарда югалтулар тагын да күбрәк булачак. Һәр центнерны югалту   1 мең сумны югалту, дигән сүз. Җитәкчеләрдән моңа игътибар итүләрен сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов киңәшмәдә катнашучыларга.

 Республикада шикәр чөгендерен алуга да керештеләр. Быел аның мәйданы 64 мең гектардан артык тәшкил итә. Бөртеклеләрне  урып-җыюны тоткарлаучы дым чөгендер өчен файдага гына. 22 августтан «Агрокөч" казырга кереште:  1,2 мең га мәйдан  уңышы җыеп алынды, уңышлылык гектарына 500 центнерга җитә.

 25 августтан Зәй шикәр заводы эшли башлады. Инде 1,5 мең тонна татлы продукция җитештерелгән. Якын көннәрдә Буа һәм Нурлат заводлары эшкә керешәчәк. Урып-җыю белән бер үк вакытта киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар да чәчелә. Көзге культураларга 541 мең га җир бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә 260 мең га чәчелгән, бу -  мәйданнарның 48% ы. Рөстәм Миңнеханов аграрийларны, басуларда эшләү өчен уңай көннәрдән максималь файдаланып, бөртеклеләрне җыеп алу темпларын тизләтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International