5 сентябрьгә 41 мең гектар мәйдандагы ашлык суктырылды, бу планның 83% ын тәшкил итә.
Барлыгы 105 мең тоннадан артык ашлык җыеп суктырылды. Уртача уңыш - гектарыннан 25,7 центнер.
Бөртеклеләрне күп мәйданга чәчмәгән хуҗалыклар урып-җыюны төгәлләделәр инде. «Алга» колхозында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша, анда барлык мәйданнарның 95% ы җыеп алынган. Районда иң югары уңыш «Родина» колхозында, анда гектарына 40 центнерга якын ашлык туры килә! Шулай ук районда борчак урып-җыю да төгәлләнде. Бу культура 8,5 мең тонна суктырылган.
Бөртекле көзге культуралар чәчү дәвам итә. Көзге культуралар мәйданының 50% тан артыгы (13336 гектар) чәчелде инде.
Моннан тыш, кырларда салам пресслау һәм эскертләү эшләре бара. Шулай ук җир туңга сөрелә - 5 сентябрьгә 12 мең гектар җир эшкәртелгән.