Район үзәгендә яшәүче алексеевскилылар аларның ишегаллары нинди булыр, дип хәл иттеләр. Алексеевск районында "Безнең ишегалды" партия проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Очрашуда муниципалитет башлыгы Сергей Демидов, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиев һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хокук бүлеге башлыгы Александр Чубаров катнашты. Район башлыгы Сергей Демидов Совет һәм Есенин урамнарындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән мөһим проблемалар һәм киләчәккә теләкләр турында формаль булмаган шартларда сөйләште. Сүз балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, тротуарларны һәм керү юлларын асфальтлау турында барды. Шулай ук проект өстәмә яктыртуны һәм йорт яны территориясен яшелләндерүне күздә тота. Алексеевскилыларның бөтен теләкләре эшкә алынды.
Инде бүген үк мондый очрашулар Павелкин урамындагы күп фатирлы йортларның ишегалларында узачак