Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы көн саен күп кенә гражданнар мөрәҗәгать итә торган учреждениеләр булып торалар: берәүләр күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куярга , икенчеләре - хокук, алыш-бирешне теркәргә тели, бәлки, беренчесен дә. икенчесендер дә... Бу гади генә процедуралар түгел һәмкүмчнмсез мидекне теркәүче гаризха бирүчеләрдә күп кенә сораулар китереп тудыра.
Шул уңайдан без Росреестр һәм Татарстан Республикасы Кадастр палатасы вәкилләренә мөрәҗәгать иттек.
- Шулай итеп, мәсәлән, йорт төзергә карар ителде. Нәрсәдән башларга?
- Беренчедән, йорт төзергә җыенган җир участогына документлар тәртиптә булырга тиеш, кишәрлеккә хокукны тиешенчә рәсмиләштерергә кирәк. Шул ук вакытта җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану булырга тиеш. Аннан соң төзелеш башлану турында җирле үзидарә органнарына хәбәр итәргә кирәк. Төзелеш тәмамланганнан соң да җирле үзидарә органнарына хәбәр итү зарур. Мәҗбүри медицина иминияте органнары вәкилләренең теркәү өчен документларыгызны электрон рәвештә безгә, Росреестрга, тапшырулары мөһим. Шул ук вакытта үз йортыгызга теркәлгән хокуклар турында бердәм дәүләт реестрыннан өземтәне шулай ук җирле үзидарә органнарында да алачаксыз.
- Теркәлүне туктатып тору нинди сәбәпләр аркасында килеп
чыга? - Мондый карар фәкать законлы нигезләрдә генә кабул ителә. Кагыйдә буларак, төп сәбәпләре түбәндәгеләр: документларның тулы булмаган пакеты тәкъдим ителгән; документлар дөрес рәсмиләштерелмәгән; теркәлүгә гариза дөрес бирелмәгән; гариза тиешле зат тарафыннан бирелмәгән; документларга хокукы булмаган зат кул куйган, яки мөрәҗәгать иткән зат теркәлү эшләрен башкарырга хокуклы түгел һ. б. лар. Тулырак "Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында»гы Федераль законның 26 маддәсендә танышырга мөмкин.
- Мөрәҗәгать итүче безгә сорау белән мөрәҗәгать итә: исәпкә кую мәҗбүриме һәм моның өчен нәрсә кирәк?
- Гамәлдәге законнар нигезендә бер үк вакытта дәүләт кадастр исәбеннән башка хокукларны дәүләт теркәве Бердәм дәүләт реестрында хокук теркәлә торган күчемсез милек объекты турында белешмәләр булган очракта гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, бу елның 1 гыйнварыннан дәүләт теркәвенә алынырга тиешле теләсә кайсы күчемсез милек объекты дәүләт кадастр учетына куелырга тиеш, нәтиҗәдә аңа вакытында һәм Россия Федерациясе территориясендә кабатланмыйн, үзгәрми торган кадастр номеры бирелә. Шуның белән бергә игътибарны күчемсез милек объектын төзү уңаеннан теркәү турындагы законда хокукны исәпкә алу һәм теркәүнең бердәм процедурасы каралуына юнәлдерәбез.
- Ә дәүләт кадастр исәбен алып бару нигездә нинди сәбәп белән туктатыла?- Капиталь төзелеш объектлары буенча нигездә бу сәбәпләр буенча:
- шәхси торак йортларны кадастр исәбенә куйганда (2018 елның 4 августына кадәр төзелгән объектлар өчен) төзелешкә рөхсәт булмау; сак зонасында исәпкә алу объектының урнашуы һәм тиешле оешманың килешенмәве; рөхсәт ителгән җир кишәрлегеннән файдалану рөхсәт ителгән объектка туры килмәү.
Җир кишәрлекләре буенча:
- чиктәш ЗУ чикләре белән килешү булмау; ызанлау планнарында ЗУда булган ОКС күрсәтелмәгән; башка җир кишәрлекләре яки торак пункт чикләре белән кисешү.
- Әгәр гражданнарның сораулары бар икән, аларны сезгә ничек юллый алалар?
- Тәүлек буе эшли торган колл-үзәкнең 8 800 100 34 34, Интернет-кабул итү бүлмәсе аша һәрвакыт үз сорауларыгызны биреп була. Моннан тыш, Татарстан Росреестрының барлык территориаль бүлекләрендә ай саен «кайнар линияләр " үткәрелә. Бездә шулай ук гражданнарны видео аша кабул итеп була. Әлеге хезмәтнең асылы шунда: өйдән чыкмыйча яки эш урыныннан китмичә Интернетка керүче теләсә кайсы граждан видео кабул итүдә катнаша һәм реаль вакытта аны Идарә эшчәнлегенә бәйле үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Видео аша кабул итү Skype программасы аша башкарыла. Гариза бирүчеләрне кабул итүнең әлеге форматы эше күп булу аркасында буш вакытлары аз булган кешеләр, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен аеруча уңайлы.