- 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр " Игътибар-балалар!" профилактик чарасы старт алды, - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Илнур Зиннәтуллин.
Чараның максаты - балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм юлда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен торгызу.
Чара кысаларында Алексеевск районының дәүләт автоинспекциясе тарафыннан балалар ташуны гамәлгә ашыручы машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерүләр, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәүгә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын булдырмау, яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру чаралары; акцияләр, белем бирү учреждениеләрендә балалар белән викториналар һ. .б. лар оештырылды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга өндиләр.