Һәркем сайларлык

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның сайлау участоклары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кабул итәргә әзер.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен участокларны адаптацияләү буенча эш алып бардылар. Участоклар аз хәрәкәтләнүче сайлаучыларны һәм күзләре начар күрүче кешеләрне кабул итү өчен әзерләнгән. Сайлау участокларында инвалидлыкка ия булган кешеләргә волонтерлар ярдәм итәчәк.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши торган урыннарда урнашкан 490 нчы сайлау участогы Татарстанда уңайлы мохит стандартлары таләпләренә тулысынча туры килә. Әлеге участоклар инвалид коляскаларында йөрүче сайлаучыларга тавыш бирү өчен махсус кабиналар белән җиһазландырылган инде.732 
нче сайлау  участогы күзләре  начар күрүче  сайлаучыларны кабул итәргә әзерләр. Аларга Брайль шрифты белән әзерләнгән сайлау бюллетеньнәрен мөстәкыйль тутыру өчен махсус трафаретлар, кандидатлар турында мәгълүмати материаллар, шулай ук Брайль шрифты һәм зурайтылган шрифт белән башкарылган «Инвалид сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе турында» белешмәлекләр китерелде.
Хәзерге вакытта Казанда биналарның өченче катларында урнашкан бер генә сайлау участогы да калмады. Бүген 92% сайлау участогы (2541 участок сайлау комиссиясе) - беренче катларда , ә нибары 8% ы    (221 участок сайлау комиссиясе) биналарның икенче катларында урнашкан.
Инвалидлыгы булган сайлаучыларга ярдәм итү өчен Татарстанның волонтерлык берләшмәләре сайлау участокларына 500 гә якын үз иреклеләрен җибәрәчәкләр. Сайлау комиссияләре әгъзалары белән бергә алар өйрәтү семинар-тренингын уздылар, анда тавыш бирү процедурасына кагылышлы сораулардан тыш, инвалидлар белән аралашуның этик ягы да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International