Алексеевск аграр көллияте капиталь ремонттан соң студентлар өчен үз ишекләрен ачты. Уку елы башлану белән балаларны район башлыгы Сергей Демидов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко, көллият директоры Александр Солдатов һәм мөхтәрәм кунаклар котлады. Муниципалитет башлыгы Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, 2019 ел эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде:
- Сезнең, балалар, яңа уку елын көллиятнең яңартылган бинасында һәм төзекләндерелгән студентлар шәһәрчегендә башлап җибәрүегез бик символик мәгънәгә ия. Без сездән яңа һөнәри уңышлар һәм җиңүләр көтәбез.
Район предприятиеләрендә һәм оешмаларында җәйге практика узган көллият студентларын эш бирүчеләр бүләкләр белән билгеләп үттеләр. «Эдем» предприятиесендә эшләгән студентларга Анна Пилишкина рәхмәт сүзләрен җиткерде, егетләрнең һәм кызларның үзләрен үз эшләрен белүче һәм яратучы җаваплы белгечләр итеп күрсәтүләрен әйтте:
- Камиллеккә омтылуыгыз һәм җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт. Без сезнең белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Сезне эшегездә зур уңышлар көтүенә ышанабыз. Сезгә яңа җиңүләр телибез!
«Элита» предприятиесе җитәкчесе Юрий Белов шулай ук авыл хуҗалыгы белгечлекләрен үзләштерүче студентларга рәхмәт белдерде. Бу басуда практика үткән яшь механизаторлар һәм агрономнар җитәкченең рәхмәтенә һәм акчалата премиягә лаек булдылар.
Балаларны «Worldskills» - 2018 хәрәкәтендә катнашучылар Алена Стручкова һәм Алена Козлова да сәламләде.
Кыңгырау чыңлаганнан соң яңа җиһазлар белән җиһазландырылган яңартылган кабинетларда беренче дәресләр узды.
Хәерле юлга!