Басуларда эшләр тулы куәтенә бара
Район АПКсының төп потенциалы урып-җыюны вакытында тәмамлау һәм көзге культуралар чәчүгә юнәлдерелгән.
Район хуҗалыклары урып-җыюны вакытында төгәлләүгә бөтен көчләрен куя. Ярый әле, моңа һава торышы ярдәм итә. Мәсәлән, якшәмбе көнне «Алексеевск» ХП игенчеләре Әшнәк авылы янындагы кырда арпа җыйдылар. Монда бик күп техника: унбиштән артык ашлык урып- җыю комбайны, йөк машиналары тупланган, заправка ясаучылар да шунда ук, күчмә ашханә дә эшләп тора. Һәр минут кадерле. Шуңа күрә комбайнчылар турыдан-туры кырда ашыйлар. Иртәнге, төшке һәм кичке кайнар ашларны аларга машина йөртүче Алексей Гунин һәм предприятиенеж биш аш пешерүчесенең берсе - Язилә Вәлиева алып килә.
Кыз Урманасты Шунталысында яши һәм урып-җыю вакытында иртәнге 4 тә торып, Кыркүл ашханәсенә биштә килеп өлгерә, һәм игенчеләр 7 дә иртәнге ашны ашап, кырга чыгалар. Иртәнге ашны тәмамлап, пешекчеләр төшке аш әзерли башлыйлар. Ашны, икенче ашны һәм компотны, алда әйтелгәнчә, кыз кырга алып бара. Комбайнчыларны ашаткач, Язилә ашханәгә кичке ашны пешерергә булышырга ашыга, ә кичке биштә аны басуга алып китә. Аның һәм башка аш пешерүчеләрнең көн саен уңыш өчен көрәшкә керткән өлешләре шундый.
Әшнәк янында басуга чыгып китүгә, икенче урынга күчәргә дигән боерык бирелде, һәм бөтен техника шунда ук Ар. Баран ягына таба кузгалды.
4 сентябрьгә Алексеевск районында 38 мең гектардан артык иген суктырылган, 98 мең тонна ашлык җыеп алынган. Көзге культуралар 12 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. 10 500 га туңга сөрелгән.