Алексеевск аграр көллияте капиталь ремонттан соң студентлар өчен үз ишекләрен ачты

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Алексеевск аграр көллияте капиталь ремонттан соң студентлар өчен үз ишекләрен ачты. Уку елы башлану белән балаларны район башлыгы Сергей Демидов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко, көллият директоры Александр Солдатов һәм мөхтәрәм кунаклар котлады. Муниципалитет башлыгы Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, 2019 ел эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде: - Сезнең, балалар, яңа уку елын көллиятнең яңартылган бинасында һәм төзекләндерелгән студентлар шәһәрчегендә башлап җибәрүегез бик символик мәгънәгә ия. Без сездән яңа һөнәри уңышлар һәм җиңүләр көтәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International