"Алексеевск" предприятиесе игенчеләре Әшнәк авылы янындагы кырда арпа җыялар. Монда бик күп техника: унбиштән артык ашлык урып-җыю комбайны, берничә йөк машинасы тупланган, заправка ясаучылар да шунда ук, күчмә ашханә эшләп тора.