Алексеевскилылар Татарстан Республикасы көнен һәм Алексеевск районы оешуга 55 ел тулуны билгеләп үттеләр.

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Берничә минут  Алексеевск районы күген бәйрәм салюты балкытты! Алексеевскилылар Татарстан Республикасы көнен һәм Алексеевск районы оешуга 55 ел тулуны билгеләп үттеләр. Алексеевскилыларны сәхнәдән район башлыгы Сергей Демидов сәламләде. Алып баручылар Кирилл Ершов һәм Максим Январев-Куралесов искитмәле һәм кабатланмас кичә ясадылар! Район үзәгенең Чиркәү  мәйданында оештырылган зур бәйрәм тамашачылары хор белән популяр эстрада артистларына кушылып җырладылар. Алексеевскилылар һәм район кунаклары өчен бүген Рената Singer, SAKO, Ришат Ришель, Бәхетле, Гөлназ Асаева, MC ZALI һәм Ләйна чыгыш ясады!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International