Республика көнендә Казан ипподромында ат чабышларын татар токымлы атлар ачачак
30 августта, Республика көнендә, «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә Татарстан башкаласында традицион ат чабышлары оештырылачак.
Бәйрәм көндезге 2 нче яртыда «Аргамак» призына татар токымлы атлар узышыннан башланачак.
2000 метрлы дистанциядә республиканың төрле районнарыннан килгән татар токымлы 12 ат көч сынашачак.
150 мең сум күләмендәге приз фонды өчен Тейма, Акалай һәм Ахра, Тулпар, Лачын, Ак Морза һ. б. айгырлар көрәшәчәк.
7 нче ярышта 1800 метр дистанциядә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призы өчен Татарстан Республикасында туган чиста токымлы 13 ат узышачак.
Приз фонды 350 000 сум тәшкил итәчәк. Быел барлыгы 16 ярыш уздыру планлаштырыла, шул исәптән ТР Президенты Кубогына, ТР атчылык һәм ат спорты федерациясе призына, «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты призына һәм башкаларга.
Программа концерт номерлары һәм призлар белән үрелеп барачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте