Район башлыгы котлавы

2019 елның 30 августы, җомга

 Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов Татарстан Республикасы көне һәм Алексеевск районы оешуның берьеллыгы белән котлый.

- Хөрмәтле
 алексеевскилылар, татарстанлылар! Бүген без иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәбез. Татарстан күп милләтле Россия һәм туган республикабыз традицияләрен хөрмәт итүче кешеләрне берләштерү үзәгенә әверелде.
Бүген Татарстан Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе булып тора. Татарстан - бөтен дөньяга танылган тотрыклы һәм динамикалы үсүче төбәк. Республикада төрле проектлар гамәлгә ашырыла, инвестицияләр җәлеп ителә, химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате, суднолар төзелеше, агач эшкәртү, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм инновацион технологияләр үсеш ала.
Ләкин гомер-гомергә аның халкы -  сезнең белән без-  төп байлык булып калдык! Һәрберебез көндәлек хезмәте белән  районыбыз, димәк, республикабыз үсешенә үз өлешен кертә. Алексеевск районының уңышлары һәм казанышлары - анда яшәүчеләрнең хезмәте ул. Бу бәйрәм көнендә сезгә, кадерле алексеевскилылар, чын күңелдән  нык сәламәтлек, барлык хезмәт һәм иҗади башлангычларыгызда уңышлар, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим. Бәйрәм белән!

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International