Гражданлык аңлылыгы күпме гомерне коткарып кала ала

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Һәркем легаль булмаган алкоголь продукциясен сату фактлары турында хәбәр итә һәм хәтта моның белән акча да эшли ала.

Моның өчен алкоголь базарының Бердәм социаль порталы булдырылды: порталда теркәлгән гражданнар «Халык контроле» бүлегенә кереп, хокук бозу факты расланган очракта, Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында хәбәрнамә бирә алалар.

Белдерүләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин:

•"Сәүдә кагыйдәләрен бозу «(кичке 10  нан иртәнге 10 га кадәр алкогольле продукция сату; алкогольле продукцияне лицензиясез, стационар булмаган сәүдә объектында сату; контрафакт алкогольле продукция сату; "икеләтелгән әһәмияттәге" спиртлы сыеклыклар сату»);

•"Җәмәгать туклануы" җәмәгать туклануы предприятиесенең алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булмау; алкогольле продукция сатучы җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмалары янындагы территориядә урнашканлыгы;);

•Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше"  (яшерен цехларда, гаражларда һәм башка урыннарда примитив юл белән лицензиясез зур күләмнәрдә җитештерү турында мәгълүмат,  шул исәптән чит илләрдән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу (контрабанда).

Белдерү кәгазьләрендә  билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерү үткәргәннән һәм хокук бозу фактын раслаганнан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе гариза бирүчеләргә акча түли. «Халык контроле» нә бөтен язулар катгый яшеренлек режимында башкарыла һәм мәгълүматны йөз процентка яклауны гарантияли. 2019 елның гыйнвар-июль айларында Алексеевск районы буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына ун мөрәҗәгать керде, ике очракта фактлар расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International