Игътибар: конкурс

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» дигән Бөтенроссия конкурсы үткәрелә (алга таба – Конкурс). Конкурсның төп  бурычы -  социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәгә ирешкән оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

 

2019 елда Конкурс 15 номинация буенча үткәрелә:

 

- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен;

 

 - Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен;

 

- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эштә җәрәхәтләнү һәм һөнәри авырулар санын киметкән өчен;

 

-Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эштә җәрәхәтләнү һәм һөнәри авырулар санын  киметкән өчен;

 

 -  Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен;

 

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен;

 

- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштырган өчен;

 

Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштырган өчен;

 

 - Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен;

 

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен;

 

- Кече югары социаль нәтиҗәлелек  оешмасы;

 

- Территорияләрнең социаль проблемаларын чишүдә катнашу һәм корпоратив хәйриячелекне үстерү өчен.

 

- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда гаилә вазыйфалары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар тудыруөчен;

 

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда гаилә вазыйфалары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар тудырган өчен;

 

- Инвалидларны оешмага эшкә урнаштыру өчен.

 

Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу түләүсез нигездә башкарыла.

 

Конкурста  оештыру-хокукый формасына, милек формаларына һәм гамәлгә ашырыла торган икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә, Россия юридик затлары, шулай ук аларның  юридик затлары килешү буенча  төзегән филиаллары да катнаша ала.

 

Хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозу белән бәйләнгән суд карарлары һәм проблемалары булган оешмаларга конкурста катнашырга рөхсәт ителми.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2 апрель,  2010 ел күрсәтмәсе нигезендә Хезмәт, халыкны эш  белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасында конкурсның төбәк этабын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтле орган булып тора.

 

Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елның 10 сентябренә кадәр конкурсны үткәрү буенча методик тәкъдимнәрдә каралган тәртиптә кабул ителә.

Конкурста катнашу шартлары һәм аны уздыру тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында <url>). http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm, шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2-38-19, 2-35-70 телефоны буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International