Республиканың барлык КФҮләрендә бердәм Консультацияләр көне 28 августта иртәнге 9 дан көндезге 1 гә кадәр узачак.
2019 елның 2 август, 267-ФЗ санлы Федераль закон бакча кишәрлекләрендә төзелгән торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен яңартты. 2021 елның 1 мартына кадәр бу категория күчемсез милек объектлары өчен рөхсәт итү документлары таләп ителми һәм төзелеш башлану турында җирле үзидарә органнарына хәбәр итү зарурлыгы юк. Йорт һәм аның җирен ничек итеп тиз рәсмиләштерергә? Дача амнистиясенә эләкмәгән объектларның милекчеләренә нишләргә? Түләүсез консультацияләр барышында татарстанлыларда килеп туа торган бу һәм күп кенә башка сорауларга «Татарстан Республикасы техник инвентаризация бюросы»АҖнең әйдәп баручы белгечләре җавап бирәчәк. Уңайлы, кирәк булган очракта акция барышында, КФҮтән чыкмыйча, җир кишәрлеген ызанларга (әле ул милек итеп рәсмиләштерелмәгән очракта) яки йортның техник планына заказ бирергә мөмкин булачак.
КФҮнең барлык офисларының адресларын безнең сайтта карарга яки 8 (843) 222-06-20 колл-үзәгендә ачыкларга мөмкин.